Лениногорскилы «наркотиктан» колак каккан
Шәһәр прокуратурасы 34 яшьлек лениногорскилыга карата дәүләт гаепләвен хуплады.
Ир кеше, РФ Җинаять Кодексы228 нче маддәсенең 1 нче һәм 30 нчы маддәсенең 3 нче өлешләрендә каралган —законсыз рәвештә наркотиклар сатып алырга омтылуда, гаепле дип танылды.
Лениногорскида яшәүче телефон аша, элек үзенә билгеле булмаган кешеләрдән наркотиклар сатып алу өчен заказ биргән.
«Ак үлем» белән сәүдә итүчеләр заказ өчен түләүне алгач, наркотиклар яшерелгән урынның кайдалыгын әйткәннәр. Ир кеше аларны алу өчен шәһәрнең Ново-Садовое урамына җәяүләп кенә юл тоткан. Әмма менә-менә наркотикларны кулга төшерәм дип торганда, хокук сакчылары аның юлына аркылы төшкән. 0,83 грамм синтетик наркотик яшерелгән урынны аңа инде полиция күз алдында эзләргә туры килгән.
Суд гаепләнүчегә 20 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләде. Җинаять чарасы буларак мобиль телефоны дәүләт файдасына конфискацияләнде.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев