Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Писмән буасын үз милкенә әйләндереп куйган

Лениногорскида яшәүче Писмән буасын, беркем белән дә киңәшеп – нитеп тормый үз милкенә әйләндергән.

Әмма аның бу башбаштаклыгы авылдашларында уңай хисләр тудырмаган. 

Авылдашларның шатлыктан “баш киемнәрен күккә чөймәүләре” аңлашыла да. Чөнки авыл халкының буага керү мөмкинлеге калмаган. Һәркем файдалана алырлык су киңлекләре биек койма белән әйләндереп алынган, ә яр буенда төрле корылмалар калкып чыккан. Шул рәвешле ир кеше үзен матурлык һәм уңайлыклар белән әйләндереп алган, ә авылда яшәүче башкалар хәтта су керүдән дә мәхрүм калган.

Россия Федерациясе Су кодексы нигезендә, су объектлары хосусый милектә була алмый. Лениногорск шәһәр прокуратурасы үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә, Писмән авыл җирлеге территориясендәге җир кишәрлегенең, авыл хуҗалыгы җирләренә кертелүе ачыкланган. Шуның белән бергә әлеге җир кишәрлегендәге буа, Россия Федерациясе милке булган Письмянка елгасы сулары хисабына туена. 

Шәһәр прокуратурасы тикшерү үткәреп барлык хокук бозулар ачыкланганнан соң, Лениногорск шәһәр судына, буа урнашкан җир кишәрлегенә, гражданның милек хокукын туктату, гражданнарга су объектына керү мөмкинлеген бирү бурычлары турында дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. Суд прокуратураның дәгъва таләпләрен канәгатьләндерде: буа урнашкан җир кишәрлеге Россия Федерациясе милкенә кайтарды.

Үзен буаның хуҗасы дип игълан итүчене, буа периметры буенча коймаларны сүтәргә һәм яр буе линиясе чикләрендәге барлык хуҗалык корылмаларыннан арындырырга  мәҗбүр итте.  Барлык гражданнарга бу су объектына керү мөмкинлеген бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев