Лениногорскилы Ралина уңыш яулап кайтты
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Ралина уңыш яулап кайтты

Казанда «Московский» мәдәни үзәгендә “Добрая волна” Бөтенроссия мәдәни-хәйрия балалар иҗаты фестиваленең регионара сайлап алу туры узды.

 

Фестиваль мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә үткәрелә.

Лениногорскиның “Талант” вокал студиясенә йөрүче Ралина Сахапова фестивальдә катнашты һәм нәтиҗәдә “Вокал” номинациясендә (10-13 яшь категориясе) өченче урынны алды. "Мин шундый шатландым. Рәхмәт миңа булышучыларга: вокал буенча укытучым Рәмзия Әхтәмовнага, театр җитәкчесе Зөмәрә Ләбибовнага", - ди Ралина.

 

 


Нет комментариев