Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы шешәдәшенең 11 мең акчасын урлаган

Лениногорскилыга шешәдәшенең 11 мең сум акчасын урлаган өчен хөкем карары чыгарылды.

Лениногорск шәһәр прокуратурасы 20 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ир-атны РФ Җинаять Кодексы 158 маддәсенең 3 өлешендә каралган — банк исәбеннән акча урлау җинаятен кылуда гаепле дип тапты.

Судта ачыкланганча, 2023 елның 16 июнендә төнлә гаепләнүче, шәһәр күле территориясендә, танышы белән бергә спиртлы эчемлекләр эчкәннәр. Бераздан шешәдәше күл буенда үзенең башка танышын күреп алым, игътибарын аңа юнәлткән. Алар бераз читкәрәк китеп сөйләшә башлаганнар. Гаепләнүче бу мизгелдән файдаланып калырга уйлаган. Ул танышының эскәмиягә куеп калдырган телефонын алып, мобиль кушымта аша онлайн-банкка кергән. Бармаклары белән ике-өч кенә телефонга кагылып, аның банк исәбеннән 11 мең сум акчасын үзенә күчереп куйган. 

Шунысы гаҗәп, хөкем каршына баскач, исерек баштан гына эшләнелгән эш дисә дә, кыңгыр гамәлне кылганда акча урлау операциясен бер тамчы да ялгышмыйча башкарып чыккан.

Суд гаепләнүчене 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләде.

Суд карары законлы көченә кермәгән, шикаять бирелергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев