Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Тәслимә Рафикова: җиләктә сәер кара өем очрады, карасам...

Саклык

Райондашыбыз Тәслимә Рафикова тормыш иптәше белән  Зәй-Каратай авылы тирәсендәге биек тауга җиләккә дип барганнар.

Бу хакта ул болай дип хәбәр итә: «Урманда җиләк пешмәгән, эзләдек тә, булмагач, тау ягына киттек. Машинадан төшеп, җиләкле урынны эзләп барганда, бер сәер кара өемгә тап булдым. Нәрсә икән бу, үзе кояшта ялтырап тора дип, иелебрәк карасам, елан, мине сиземләп, сузыла башлады.  

Ләкин минем якка түгел, икенче якка таба шуышып китте, Ходайның рәхмәте. Үзе кап-кара, зур, юан уклау кебек. Ирем әйтә, бу гадюка булгандыр, ди.  Шуннан соң җиләк кайгысы калмады. Кайтыр юлга кузгалдык. Зинһар, сак булыгыз, дип сезне дә кисәтүем», – дип Тәслимә Рафикова. 

фото: Тәслимә Рафиковадан.

 

Еланнан ничек сакланырга?

Урманга барганда, каты һәм биек аяк киеме (мәсәлән, итек) киеп барыгыз. Гомумән, яхшы киенеп бару киңәш ителә. Еланны күрсәгез, кисәк хәрәкәтләр ясамагыз. Елан кисәтмичә чакмый. Биек үләнле җирләрдә, таяк белән йөрегез. Аяк астыгызга карап атлагыз. Билгесез җиргә җиләк диеп кулыгызны тыкмагыз.

Елан чакса, нишләргә?

Кичекмәстән хастәхәнәгә барырга яки ашыгыз ярдәм машинасы чакыртырга. Аныңчы елан чаккан кешене тынычландырырга, яткызырга, чагылган урынны (күбрәк аякка туры килә) хәрәкәтсез итергә кирәк. Күбрәк су эчертергә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев