Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы телефонга заказ биреп акчасыз калган

Лениногорск полиция бүлегенә 42 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән.

Ул әлеге дә баягы мошенниклар алдавыннан зыян күргән.

Аның әйтүенчә, июльнең бер көнендә Интернет челтәрендә кәрәзле телефонга заказ биреп сатып алу өчен кибет таба ул. Үз кызына бүләк ясарга тели. Кәрәзле телефонның бәясе дә канәгатьләндерә — 45 925 сум. Шәһәрдә булган кибетләрдә нәкъ шундый ук телефон югарырак бәя белән сатыла булган. Ир-ат телефонны сатып алу өчен акчасын алдан түли һәм посылка көтә башлый. Ләкин хәбәр юк, телефонның кайтуын күзәтеп бару өчен трек номеры да килми, сатучысы да элемтәгә чыкмый, югала. Сатып алынган телефон 11 июльдә китерелергә тиеш була. Ир-ат мошенниклар алдавына эләгүен аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.

Ир-атның мөрәҗәгате белән тикшерү эше башлана, «мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

Мәгълүмат: Лениногорск Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев