Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы угрылар корбаны булган

Интернет сайтларында сату-алу турында игълан бирүчеләрнең мошенниклар ятьмәсенә эләгү очраклары бик ешайды.

 

Шул араларда гына тагын бер лениногорскилы угрылар корбаны булган. 58 яшьлек ир кеше бик популяр игъланнар сайтына, җыелмалы карават башы сатуы турында белдерү биргән. Аның игъланы белән кызыксынып, шушы ук көнне шалтыратканнар. Товарны сатып алырга теләүче үзенең башка шәһәрдә яшәвен, товар артыннан курьер киләчәген әйткән. Алган әйберенең бәясен  сатучының банк картасына  шунда ук күчерергә ниятләвен белдереп, карта номерын сораган. Лениногорскилы ризалашкан һәм үз картасының номерларын әйтеп тә биргән.

Озакламый аның телефон номерына акча күчерүне раслау өчен кирәк булган код белән SMS хәбәр җибәргәннәр. Игълан бирүче әлеге кодны сатып алучыга әйтергә тиеш булган һәм  ул тиеш булганнарның барсында башкарган. Әмма  ике арада әңгәмә тәмамлангач, картасыннан 8 мең сумга якын акча югалуын ачыклаган. Ир кеше үзенең мошенникларның корбаны булуын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3нче өлеше –“банк счетыннан урлау”буенча җинаять эше кузгатылган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев