Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы ханым мошенникларның «инвестиция фондына» 270 мең сум акча җибәргән

Лениногорскида яшәүче хатын-кыз җыелган акчаларын инвестицияләп, бераз булса да керем алырга ниятләгән.

Интернет сайтларында үзен җәлеп иткән шундый бер фондны тапкан һәм анда күрсәтелгән сылтаманы үз телефонына йөкләтеп, фонд белән элемтәгә кергән. Хатын-кыз үзен ышанычлы кешеләр белән аралашуына шикләнмәгән. Алар әйтүенчә,  ханым өч-дүрт айдан инвестицияләгән акчаларының файдасын да күрә башларга тиеш булган, ул булган акчаларын шушы фондка керткән.

Дөрестән дә, өч ай да узмаган, зыян күрүченең телефонына “инвестиция фонды хезмәткәре” шалтыраткан. Ул ханымның  инвестиция фондына керткән 200 мең акчасы  100 мең сум табыш китерүен хәбәр иткән. 

Ханым элегрәк үзенең кечерәк суммада акча инвестицияләвен һәм аларны чыгара алуын исенә төшергән. Шуңа бәйле рәвештә ул әңгәмәдәшенә ышанган. Әмма акчаларын чыгару өчен аңа берничә бик зур булмаган түләү ясарга кирәк дигәннәр һәм акчаларны күчерү өчен исәпне дә әйткәннәр.

Хатын-кыз кирәкле түләүне шунда ук күчереп тә куйган. Тик эш моның белән генә йомгакланмаган әле, бераздан аңардан тагын берничә түләү сораганнар, аның гомуми хакы 70 меңгә җиткәч, хатын-кыз мошенниклар ятьмәсенә эләккәнлеген аңлаган.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге шәһәр һәм район кешеләрен чираттагы тапкыр уяу булырга өнди. Интернет аша сату-алу иткәндә игътибарлы булырга,  интернет сайтларына игълан урнаштырган инвестиция фондларына акча күчергәндә, алар турында  мәгълүматны җентекләп тикшерергә кирәклеген искәртә. 

 

фото: Лениногорск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев