Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы хатын-кыз ялганы өчен 5 мең сум штрафка тартылган

Лениногорскида яшәүче 68 яшьлек ханым үз ялганы өчен хокук саклау органнары тарафыннан 5 мең сум штраф алган.

Суд материалларыннан күренгәнчә, хатын-кыз үзен талаулары турында гариза белән полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Ул электән таныш булган икенче бер хатын –кызны, фатирыннан әйберләрен урлап чыгуда гаепләгән.

Әмма тикшерү барышында, урлашуда  гаепләгән хатын-кызның озак вакытлар  урын өстендә ятучы авыру кеше икәнлеге ачыкланган. Хатын-кыз инде бик күптәннән үз фатирыннан беркая да чыгып йөри алмаган.

Авыру танышын  үзен талауда гаепләгән хатын-кызның,  аңа карата  шәхси нәфрәте  туган. Ачуы да  - акылыннан өлгерерәк булып чыккан. Ханым  үз-үзен тыеп кала алмыйча, караклык корбаны булуы турында ялган гариза язган.

Суд  лениногорскилы ханымны “җинаять кылынмавы турында белә торып ялган донос ясау” маддәсе буенча гаепле дип тапты һәм штрафка тартты.

Хөкем карары әлегә  үз көченә кермәде.

Исламия Галимова тәрҗемәсе

Фото: "Лениногорск-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев