Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы хатын-кызны наркотик белән тотканнар

Лениногорскида яшәүче хатын-кыз, үзенең матди хәлен наркотик матдәләр таратып яхшыртырга уйлаган.

Утыз яшьлек хатын-кызга карата, РФ Җинаять Кодексы 228 маддәсенең 4 өлеше нигезендә зур күләмдә накротик чаралар сату” буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге маддә 10 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителүне күздә тота.  

Җинаять өстендә тотылган кыз, яшерен урыннарга наркотиклар салу “эшенә” бу ел башында гына керешүен сөйләгән. Моның өчен ул интернет челтәрләрендә “эш бирүче” белән танышкан. Үзара килешенгәнчә наркотиклар салынган пакетны ул Әлмәт урманыннан, телефонына килгән геолокация буенча барып алган. Наркотик матдәләрне 2 шәр грамм итеп кечкенә пакетларга бүлеп, үз чиртында башка яшерен урыннарга салып чыгарга тиеш булган. 

Наркотиклар кулланган һәм саклаган өчен әле ике атна чамасы элек кенә суд каршында җавап тотып, 200 сәгатьлек мәҗбүри җәмгыятькә файдалы эшләргә хөкем ителгән, наркология диспансерында исәптә торучы хатын-кыз, полиция хезмәткәрләре минем турыда оныттылар дип уйлаган күрәсең. Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре аны күздән ычкындырырыга җыенмаганнар. Чираттагы оператив –эзләнү чаралары үткәргәндә, Чайковский урамының 38 нче йорты янында, җиңел машинадан чыгып килүче элкккеге танышларын күреп алганнар. Кырын эшләр белән шөгыльләнеп йөрүче кыз да, аларга игътибар иткән һәм тиз генә кесәсеннән төргәк тартып алып, кар өстенә ташлаган. 

Полиция хезмәткәрләре, хатын-кызның бу гамәлләренең шаһиты булучылар белән бергә, төргәкне алып,суд-химия экспертизасына җибәрелгән. Экспертиза, пакет эчендә 99,07 грамм авырлыкта наркотик матдә-мефедрон булуын күрсәткән. 

Җинаятьче бүгенге көндә үз өендә сак астына алынган. Алга таба аның язмышын суд хәл итәчәк.

Исламия Галимова тәржемәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев