Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы үзе белән өйдәш булып яшәүче хатын-кызга кул күтәрүдә гаепләнә

Башка кешегә карата физик көч куланган өчен, элегрәк инде административ җаваплылыкка тартылган лениногорскилы, янә суд каршына басты. Бу юлы да ул нәкъ шундый ук гамәлне кылуда гаепләнә.

Суд эскәмиясенә утыручы Ф., үзе белән өйдәш булып яшәүче хатын-кызга кул күтәрүдә гаепләнә. Исерек хәлдә булса да, үзенең ни эшләгәнен аңларлык халәттә булган гаепләнүче, өйдәше Ш. белән ызгыша башлаган һәм пыяла шешә белән аның башына суккан. Ул корбанына  тән җәрәхәте ясаган һәм  аны  көчле физик авыртуга дучар иткән. Ф. үзенең һөҗүм итүен ни белән тәмамланасын аңлап, бу гамәлне усал ният белән, тән ярасы ясау максатыннан чыгып кылган.

Суд-медицина экспертизасы тикшерүләреннән күренгәнчә, Ф. ның җинаятьчел гамәлләре  бу юлга хатын-кызның исәнлегенә зыян салмаган, эшкә яраксыз хәлгә китермәгән. Суд тарафыннан шуңа күрә сәламәтлеккә зыян китермәгән буларак бәяләнгән. 

Әмма шешә күтәреп хатын-кызга ташланган Ф. ның  беркем дә “башыннан сыйпарга” җыенмаган, хөкем каршына баскач, ул үзе дә гаепле булуын таныган. Лениногорск суды гаепләнүчене Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 116 нчы маддәсендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип тапты һәм 120 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәде һәм Татарстан Республикасы Югары Судына апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев