Лениногорскилылар диспансеризация вакытында үзләрендә авыру барлыгын ачыклыйлар
Авыру диспансеризация вакытында ачыклана, дип сөйли табиб-терапевт, Лениногорск үзәк район хастаханәсенең гомуми практика табиблары кабинеты мөдире Александр Циберкин.
Сәламәтлекне саклауның иң яхшы ысулы – диспансеризацияне һәм профилактик медицина тикшерүләрен вакытында узу. Күп кенә авырулар башлангыч стадияләрдә үзләрен сиздерми, ә нәтиҗәләрне симптомнар нигезендә генә ясау – профессиональ яктан дөрес түгел.
Узган ел Лениногорскида диспансеризация узганда 260 кешедә беренче тапкыр авыру ачыкланган.
2025 елда Лениногорск үзәк район хастаханәсе табиблары шәһәр һәм районда яшәүче 35 522 кешегә диспансеризация уздырган.
Узган елда диспансеризация вакытында 260 лениногорскилыда беренче тапкыр авырулар ачыкланган. Шуларның 81е - ашкайнату органнары авырулары, кан әйләнеше системасы авырулары – 57, яман шеш – 37, шикәр диабеты – 15, глаукома – 4, сулыш органнары авырулары – 1, башка авырулар – 65.
“Диспаснсеризация вакытында без ел саен Лениногорск шәһәрендә һәм район авылларында яшәүчеләрнең сәламәтлекләрендә онкология, йөрәк-кан тамырлары патологияләре, диабет һәм башкалар кебек җитди тайпылышлар ачыклыйбыз. авыруларны иртә стадиядә, дәвалау нәтиҗәлерәк булганда ачыкларга ярдәм итә. Диспансеризация медицина полисы буенча бушлай үткәрелә һәм һәркем өчен мөмкин», - дип ассызыклады Александр Циберкин.
Диспансеризация «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында бушлай үткәрелә. Тикшерү узу ешлыгы яшькә карап билгеләнә. 18 яшьтән 39 яшькә кадәр гражданнар өч елга бер тапкыр диспансеризация уза, ә 40 яшьтән башлап тикшерү ел саен үткәрелә.
Үз сәламәтлеге турында кайгырту программасына күбрәк кешене җәлеп итү өчен Лениногорск поликлиникасында графикны уңайлы иттеләр. Эшләүче хезмәткәрләр диспансеризацияне шимбә көннәрендә узарга мөмкин.
- Белешмә.
- Диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр нәтиҗәләре буенча 2025 елда татарстанлыларда 100 меңнән артык авыру ачыкланган, республикада яшәүче һәр 10 кешенең теге яки бу авыру үсеше куркынычы бар.
фото: ЛЦРБ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев