Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар Гран-При һәм өченче дәрәҗә лауреат булып кайтты (+фотолар)

Әлмәт шәһәренең Фәрид Яруллин исемендәге музыка коллиятендә «Кыллы музыка кораллары» номинациясендә яшь музыкантларның ачык Республика конкурсы узды.

Анда Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Зәй, Норлат, Җәлил һәм башка шәһәрдән килгән талантлы балалар белән Лениногорскиның Николай Кудашев исемендәге музыка мәктәбендә укучы балалалар да катнашкан. Аларны жюри әгъзалары бәяләп барган. 

Нәтиҗәдә, лениногорскилылар Гран-При һәм 3 нче дәрәҗә лауреат исеме алган. Мәликә Усманова белән Даниелла Слабодина — Гран-При, алтын медаль ияләре.

Шулай ук, «Созвучие» ансамблендә җырлаучы кызларыбыз — Мәликә Усманова, Ралинә Әхмәтҗанова, Полина Майорова, Даниелла Слободина 3 нче дәрәҗә лауреат, бронза медальгә лаек булганнар.

Мәгълүмат Лениногорск районы Мәдәният идарәсенең ВКонтакте челтәреннән

Фото: Лениногорскиның Н.Кудашев исемендәге балалар музыка мәктәбе

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев