Җылы сентябрь ае дәвам итсә дә, Лениногорскида респиратор вируслы инфекцияләр белән чирләүчеләр арта башлады, ди табиблар.
Соңгы атнада ОРВИ белән 349 кеше теркәлгән, шуның 230дан артыгы – балалар.
Алда грипп сезоны көтелә, шунлыктан табиблар әлеге авырудан иң нәтиҗәле ысул – вакцинация ди. Табиб-эпидемиолог Фәния Миннебаева әйтүенчә, атна саен ОРВИ һәм грипп буенча мониторинг күзәтеп барыла. ОРВИ буенча әлегә күтәрелеш юк. “Безгә вакцина сентябрьдә кайтты. Лениногорскилылар прививка ясата башлады”, - ди ул.
Фәния Миннебаева хәбәр иткәнчә, август ахырыннан бүгенге көнгә кадәр 13 мең кеше прививка алган, шуның 3 мең 600е – 18 яшькә кадәргеләр.
“Антитәнчекләр прививка ясаганнан соң дүрт атнадан соң барлыкка килә, ә авыруның тиз үсеше, кагыйдә буларак, көз ахырында күзәтелә. Шуңа күрә хәзердән үк прививка ясатырга кирәк. Без алган вакцина А тибындагы һәм В тибындагы грипп штаммыннан саклый”,-дип эпидемиолог-табиб.
Грипптан вакцинация кайда ясыйлар?
- Үзәк район хастаханәсе поликлиникасында көн саен, 204нче кабинетта, 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр. 212нче кабинетта 16.00 сәгатьтән 17.30га кадәр.
- Гомумпрактика табиблары офисында – Мурзин урамы, 1А йортында. Эш көннәрендә 8.00-16.00.
- Аз хәрәкәтләнүче гражданнарга өйгә килеп тә ясала. Моның өчен участок шәфкать туташына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Розалия Мостафина фотосы
Нет комментариев