Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар, истә калдырыгыз — сим-картаның срогы чыкмый!

Лениногорск Эчке эшләр бүлеге хәбәр иткәнчә, ике хатын-кыз мошенниклар тозагына эләккән.

Лениногорск Эчке эшләр бүлегенә 1954 һәм 1973 елгы ике хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Аларга — телефон сим-карталарының срогы чыга, килешүне яңартырга кирәклеге турында хәбәр итәләр. 

Билгеле инде, икесе дә ышана. Берсе мошенниклар кесәсенә — 1 миллион да 445 мең сум салса, икенчече — 2 миллион да 70 мең сум. Әлеге мөрәҗәгатьләр буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. 

Абау, нинди зур сумма!

Шәһәрдә мондый төр алдаулар турында даими язып та торабыз, карточкаларда күрсәтәбез, барыбер алданалар. 

Лениногорск Эчке эшләр бүлеге КИСӘТӘ: 

Беренчедән, телефон сим-карталарының да, килешүнең дә гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән;

Икенчедән, әгәр сезнең белән сим-картагызның вакыты бетү турында сөйләшү башласалар, шунда ук трубканы куегыз;

Өченчедән, таныш булмаган номер шалтыратса, алмагыз да, сөйләшмәгез дә, кодлар да тапшырмагыз;

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев