Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар юлдан читтә йөрүче моторанспорт чарасы йөртү өчен имтихан тапшырдылар

Лениногорск нефть техникумы юлдан читтә йөрүче мототранспорт чараларын йөртүчеләр төркемен укытып чыгарды.

25 августта ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Лениногорск  муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы тарафыннан укучылардан имтихан кабул ителде. Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларына компьютерларда җавап бирделәр, анда махсус программа урнаштырылган, ул автомат режимда имтихан нәтиҗәләрен әйтә.

Практик өлешендә имтихан тапшыручыларның карда-сазлыкта йөри торган техникаларны йөртү  күнекмәләре тикшерелде.

Имтихан тапшырырга  18 курсант заявка бирде, шуның 16сы аны уңышлы тапшырды. Тиздән алар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыкларын алачаклар.

 

Илнур Галимов, Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инженер-инспекторы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев