Лениногорскилылар колагына: мирас кабул итүдә яңа тәртип
Вафат булган кешенең мирасын кабул итеп алучылар өчен бер яңалык кертелде.
Шушы елның 24 нче ноябреннән нотариуслар мирасны тапшыру алдыннан, аны калдырган кешенең бурычлары барлыгы-юклыгын тикшерә башлаячаклар.
Нотариусларга мәрхүм затларның кредитлары турында белешмәләр алу өчен кредит тарихлары бюросына мөрәҗәгать итәргә вәкаләт бирә торган яңа закон 24 нче ноябрьдә гамәлгә керәчәк. Әлеге закон нигезендә нотариаль конторлар вафат булган кешенең бурычлары булу турында тиешле запрослар биреп җаваплар аларга һәм варисларга, мирас алу процедурасы башланганнан соң өч эш көне эчендә, вафат булучының барлык финанс йөкләмәләре турында хәбәр итәргә тиеш.
Юристлар сүзләренчә, бу чара гражданнарга мирасны кабул итеп алганда барсын да алдан белеп, уйлап эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Алар кредитлар һәм коммуналь түләүләр буенча мөмкин булган бурычларны исәпкә алып, милек хокукына керүнең отышлымы-юкмы икәнлеген алдан бәяли алачаклар.
Мирас кабул итеп алганда варислар көтелмәгән хәлләргә тап булалар. Мәсьәлән, еш кына мираска фатир калдыручының бурычлары, алынган торакның базар бәясеннән артып китә. Элегрәк мондый хәлләр инде мирас кабул ителеп, варис үз хокукларына керешкәч кенә билгеле була иде. Ә бу үз чиратында күпсанлы суд тикшерүләре аша үтүләрне китереп чыгара иде.
Яңа кертеләчәк закон мирасны бүлү процессының ачык һәм гадел булуын тәэмин итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев