Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар, куркынычсызлык каешын эләктереп йөрегез!

Лениногорск ЮХИДИ бүлеге хәбәр иткәнчә, 3 июннән −3 июльгә кадәр республиканың бөтен территориясендә оператив профилактик чара үткәрелә.

Чараның максаты-юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсызлык каешларын куллану белән бәйле административ хокук бозуларын кисәтү һәм булдырмау.

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасында хәрәкәт иткәндә, механик транспорт чарасын йөртүче дә, аның пассажирлары да куркынычсызлык каешларын эләктергән булырга тиешлеген кисәтә.

Куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозуларны теркәү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фотовидеофиксацияләү комплекслары белән, автомат режимда гамәлгә ашырыла. Бу кагыйдәләрне бозу — транспорт чараларының хуҗаларын административ җаваплылыкка тарта.

Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләре буенча, куркынычсызлык каешларын куллану, алгы утыргычтагы йөртүче һәм пассажир өчен юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булу яки имгәнү ихтималын — 50 процентка, арткы утыргычтагы пассажирлар өчен −25 процентка киметә.

Транспорт чарасы ауган очракта, беркетелгән куркынычсызлык каешы исән калу мөмкинлеген 5 тапкыр арттыра.

Республикасы Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев