Лениногорскилылар «Күрше» фестиваленең кышкы яңа сезонында катнашырга гариза бирә ала
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар «Күрше» фестиваленең кышкы яңа сезонында катнашырга гариза бирә ала

Шәһәр һәм район халкы янә ишегалларында, паркларда һәм башка җәмәгать урыннарында бәйрәм чаралары үткәрүгә ярдәмгә өметләнә ала.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплаган конкурс инде уникаль чаралар чыганагына әверелде. Фестивальнең  кышкы сезонында өч юнәлештә катнашырга мөмкин:

«Күрше» — кышкы спорт активлыкларыннан һәм халык күңел ачуларыннан алып концертларга, спектакльләргә һәм гастрономия фестивальләрьгә кадәр чаралар сериясен үткәрергә әзер командалар өчен.

«Күрше. Мирас» — креатив индустрияләр өлкәсендәге, нәтиҗәсендә мәдәни продукт калачак (фильм, спектакль, арт-объект, күргәзмә, маршрут яки башка продукт) проектлар өчен.

«Күрше. Беренче адым» — чаралар оештыруда үзләрен сынап карарга теләүчеләр өчен. Башлап җибәрүче үзмәшгуль катнашучылар өчен номинация гаризаның гадиләштерелгән формасын күздә тота.

Ярдәм күләме юнәлеш һәм катнашу формасыннан тора һәм 1 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Гаризаны 1 декабрьгә кадәр тапшырырга мөмкин (шул көнне дә кертеп). Конкурста үзмәшгульләр һәм юридик затлар, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр катнаша алалар. 

Барлык катнашу шартлары куршефест.рф сайтында.

 


Нет комментариев