Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар Минсәет Зиенны искә алдылар (+фото һәм видео)

Лениногорскиның Мәдәният сараенда Минсәет Зиенны искә алу кичәсе узды. Ул 22 ел дәвамында Лениногорскиның Мәдәният сарае (элеккеге Техника йорты) җитәкчесе булып эшләгән.

Искә алу кичәсендә аның белән эшләгән хезмәттәшләре, дуслары җыелган иде. Барысы да аны уңган, эшчән, ярдәмчел кеше итеп искә алдылар. Искә алучылар арасында «Лениногорскнефть» идарәсе ветераннары Миншакир Нуриев, Илгизәр Гәрәев, Мәдәният сарае директоры Флера Төхвәтова, шәһәребезнең үзешчән артистлары, ветераннар һәм башкалар бар иде. 

Мәдәният сарае директоры Флера Төхвәтова Минсәет Зиен турында: «Мин техника йортына (хәзер ул Мәдәният сарае) эшкә килгәч, ул минем өчен үрнәк булды, күп нәрсәне аңардан өйрәндем. Нинди генә сорау белән аңа мөрәҗәгать итмә, һәрвакыт ярдәм итеп яшәде. Аның кебек остаз булганда безнең кебек яшьләр ул вакытта янып-көеп яшәде, эшләде. Зур үрләр яулый идек. Элек „Чын күңелдән“, „Әйдәгез, егетләр“, „Әйдәгез, кызлар“ кебек конкурслар үткәреп, язгы чәчүләр вакытында агитбригада белән бәйрәм оештырып йөрдек. Безнең өчен кайгырып. Борчылып яши торган кеше иде ул....», дип искә алды. 

Миншакир Нуриев Минсәет Зиенны искә алу кичәсен оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Аны искә алып, «Элек Техника йорты („Дом техники“) дип йөртелгән безнең хәзерге Мәдәният сарае. Ул „Лениногорскнефть“ идарәсенең структур бүлекчәсе иде. Үзешчән артистларыбыз белән бәйрәм чараларын бик тырышлык белән оештыра иде Минсәет Зиятдин улы. Безнең күңелләрдә ул яхшы яктан гына истә калды һәм калачак та», — ди. 

Илгизәр Гәрәев белән алар бик күп еллар бергә эшләгән. «Шәһәрдә Минсәет Зиенны белмәүче кеше юктыр ул. Мин 1963 елда „Лениногорскнефть“ идарәсенә эшкә килдем. 1965 елдан 1969 елга кадәр аның белән бергә эшләдек. Бик күңелле иде ул еллар. Ул киномеханик, сәнгать бүлеге җитәкчесе, директор урынбасары, директор да булды. Һәрвакыт яшьләр белән эшләргә тырышты. Аның белән шул вакытта таныштык та инде без. Сәнгать дөньясында бергә „кайнадык“. Флера Заһит кызы әйтеп үткәнчә, район авылларына концертлар белән йөри идек. Ул һәрвакыт безнең күңелдә, беркайчан да онытылмый. Ул әле хезмәттәш кенә түгел, гаилә дусты да иде», дип искә алды. 

Шәһәр һәм районның мактаулы гражданины Марс Исхаков Минсәет Зиен белән күп еллар бергә эшләгән. Марс Шәрифулла улы белән эшләү дәверендә тәнкыйть тә булса, ул Минсәет Зиятдин улына кирәк чакта киңәш биреп, ярдәм итеп тә яшәгән. Марс Исхаков үзе әйтүенчә, бүгенге кичәгә килмичә булдыра алмаган. «Минсәет Зиен — Лениногорск шәһәре һәм районының легендар шәхесе. Ышанычлы кеше. Һәрвакыт пөхтә, зәвыклы киенеп йөри иде. Республика телевидениесенә эләгү аның тырышлыгы аркасында булды бит. Бүгенге көндә сәнгать өлкәсендә нинди генә зур уңышларга ирешмибез», ди. Ничә еллар үз гомерләрен сәнгать дөньясына багышланган Геннадий Садовников һәм башкаларны мактап узды. 

Кичәгә килгән җырчы, композитор Гөләндәм Кәбирова да үзенең тормышын сәнгать дөньясы белән бәйләвен, 10 яшеннән сәхнә идәнен таптавын искә төшерде. Аны беренче тапкыр Техника йортына кабул итүче дә нәкъ менә Минсәет Зиен булган. «Аның легендар шәхес булуы турында сәгатьләр буе сөйләргә була. Геннадий Садовников, Фәйзи Хөснуллин, Илдус Әхмәтҗанов кебек артистларыбыз аның белән бергә эшләгән. Хәзерге көндә, үзегез күрәсез, алардан башка бер чараны да күз алдына китереп булмый. Чөнки алар Минсәет Зиен белән бергә эшләгән, аңардан үрнәк алган кешеләр», дип әйтте ул. 

Кичәдә туганнары арасыннан беркем дә булмаса да, хәзерге вакытта Себер якларында эшләүче улы видео аша искә алу кичәсенә килгәннәрне сәламләде һәм әтисе турында сөйләп үтте. 

Малаеның сөйләвен Дзен-каналыбызда карагыз.

Белешмә 
Минсәет Зиен 1938 елда туган. Казанда киномеханиклар мәктәбен тәмамлаган. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, 2 ел киномеханик булып мәдәният бүлегендә эшләгән. «Заветы Ильича» газетының актив җәмәгать корреспонденты булган. Күп кенә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары иясе. 2011 елның 23 ноябрендә вафат булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев