Лениногорскилылар мошенник «тармагына» эләгеп кенә тора
Лениногорск Эчке эшләр бүлегенә мошенник «тозагына» эләгүләрен хәбәр итеп ике ир-ат һәм бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.
1972 елгы ир-ат 300 мең сум акчасыннан «колак» каккан. Аның телефон номерына чит номер шалтырата һәм ягымлы тавышлы хатын-кыз сөйли башлый. Имеш, ир-атның счетыннан акчасын урларга мөмкиннәр һәм ул аларны башка саклык счетына күчерергә тиеш. Билгеле инде, ир-ат ышана, акчаларын күчерә. Соңыннан үзенең алдарлар кулына эләгүен аңлап полициягә мөрәҗәгать итә.
Ә менә 1967 елгы хатын-кызны мошенниклар ничек алдаган? Аңа Интернет аша ял итүчеләр өчен отельләр тәкъдим итү эше тәкъдим итәләр. Сүз артыннан сүз китә, хатын-кыз моң ышанып, 188 мең сум акчасын да югалта. Әлеге ике алдау буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.
Шулай ук, Эчке эшләр бүлегенә 1950 елгы ир-ат та мөрәҗәгать итә. Мошенниклар җаен тапты хәзер, сим-карта срогы чыккан дип шалтыратып, кешенең шәхси дәүләт хезмәте порталына код сорап кына керәләр дә, бөтен җыйган акчасын «урлыйлар». Әлеге ир-ат та алдарларга ышанып, код әйтә, дәүләт хезмәте порталына керүне «блокировать» итеп тә куялар. Әлеге хәл буенча «Компьютер мәгълүматларына законсыз керү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев