Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар мошенниклар тозагына эләгеп кенә тора

Лениногорскилылар мошенниклар «кармагына» эләгүләрен дәвам итә.

Лениногорск Эчке эшләр бүлегенә үткән ялларда гына өч-дүрт кеше мөрәҗәгать иткәннән соң, билгесез булган затларга карата «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. 

1951 елгы хатын-кызга таныш булмаган номердан шалтыратып, Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырганнар. Хатын-кызны сөйләндерә-сөйләндерә, счетында булган 495 мең сум акчасын урлаганнар.

Олы яшьтәгеләр генә түгел, яшьләр дә «кармакка» эләгә. Мәсәлән, 2000 елгы егет белән 1993 елгы хатын-кыз да инвестиция ярдәмендә акча эшлим дип, ышанып, егет 2 миллион да 215 мең сум акчасыннан, хатын-кыз 984 мең сум акчасыннан «колак каккан».

1972 елгы хатын-кызны инде таныш булган алдау схемасы — сим-картаның срогы бетүе турында хәбәр итәргә шалтыратып алдаганнар. Дәүләт хезмәтләре порталына керү өчен код җибәреп, блокировать итеп куйганнар.

Лениногорскилылар, игътибарлы булыгыз, таныш булмаган номердан шалтыратсалар, алмагыз. Алган очракта да, сим-картаның вакыты чыгу, акчаны саклык счетына күчерү, туганыгыз бәлагә очрау кебек сүзләр сөйли башласалар, бу — мошенниклар шалтырата дигән сүз.

Мәгълүмат Лениногорск эчке эшләр бүлегенең Телеграм-каналыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев