Лениногорскилылар мототранспорт чараларын йөртү буенча имтихан тапшырды
Лениногорск нефть техникумында юлдан тыш мототранспорт чараларын йөртүчеләр имтихан тапшырды.
Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында махсус урнаштырылган программа аша имтихан билетларын компьютерларда бирде. Практик өлешендә мототранспорт чарасын йөртү күнекмәләре тикшерелде.
Имтихан тапшырырга килгән 17 кешенең 13е аны уңышлы тапшырды. Тиздән алар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыкларын да алачаклар.
Илнур Галимов,
Гостехнадзорның Лениногорск буенча баш инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев