Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар нинди сораулар белән депутатларга мөрәҗәгать итәләр?

«Сайлаучылар наказларын үтәү буенча эш барышы турында» дигән темага утырыш узды.

Аның эшендә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм урынбасарлары, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

«Асылда, без депутат корпусының сайлау компанияләре наказларын үтәүгә турыдан - туры йогынты ясавының  базасын формалаштырабыз», - дип ассызыклады Александр Тыгин.

Эшче төркемнәр барлыкка булдырылып, алар муниципалитетларда наказларның ничек тормышка ашырылуын өйрәнү һәм республика яки федераль дәрәҗәләрдә хәл ителергә тиешле гомуми, системалы проблемаларны ачыклау максатыннан районнарга чыгалар.

Наказлар муниципаль берәмлекләрнең иң актуаль проблемаларын чагылдыра. Лениногорскилылар еш кына юлларны ремонтлау һәм төзү, су белән тәэмин итү һәм территорияне төзекләндерү, маршрут автобуслары һ.б. сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.

Сайлаучылар куйган мәсьәләләрне хәл итү хәзерге вакытта гамәлгә ашырыла торган муниципаль, республика һәм федераль программалар кысаларында гамәлгә ашырыла. Авыл җирлекләре территориясендә сорауларның бер өлеше үзара салым акчасына хәл ителә.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча сайлау кампаниясе нәтиҗәләре буенча «Минем депутат» онлайн - проекты һәм «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге адресына мобиль кабул итү бүлмәләре аша сайлаучылар тарафыннан 114 наказ һәм тәкъдим кергән, 80 наказ (тәкъдим) үтәлгән, бу 70% тәшкил итә.

https://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2092210.htm

фото: архив редакция

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев