Лениногорскилылар өчен алты көнлек эш атнасы башланды
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар өчен алты көнлек эш атнасы башланды

шимбәгә кадәр дәвам итәчәк.

Россиядә алты көнлек эш атнасы башланды, ул шимбәгә кадәр дәвам итәчәк. Бу Хөкүмәт карары нигезендә каралган ял көнен 3 ноябрьгә күчерү белән бәйле, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Документ бәйрәм һәм ял көннәрен тагын да рациональрәк бүлү өчен ял көнен 1 ноябрьдән 3 ноябрьгә күчерүне күздә тота.

Шул рәвешле, ил халкы 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан өч көн ял итәчәк. HeadHunter хезмәт хокукы буенча юрист Дарья Ерзина аңлатканча, шимбә - бәйрәм алды көне, шуңа күрә эш көне кыскарак булачак.

Халыклар бердәмлеге көне ел саен 4 ноябрьдә 2004 елда кабул ителгән федераль канун нигезендә билгеләп үтелә.

 https://tatar-inform.tatar

 

 


Нет комментариев