Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар репрессия корбаннарын искә алды (+фото һәм видео)

Лениногорскиның Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә репрессия корбаннарын искә алу кичәсе үткәрелде.

Үзәк китапханәгә репрессия корбаннарының туганнары, якыннары, район хатын-кызлар советы членнары, социаль яклау бүлеге, дин вәкилләре һәм башкалар килгән иде. Репрессияләнгәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 

Советлар Союзы чорында репрессия корбаннары миллионга җиткән. Рәсми мәгълүматлар буенча Лениногорскиның 850гә якын гаиләсе репрессия корбаны булган.

Лениногорскилы Вера Сергеевна Гузилова үз чыгышында репрессия корбаннары турында сөйләп үтте. "Беркемгә дә алар күргәнне күрергә язмасын. Нинди милләт кешеләре булмасын, берсен дә кызганмаганнар. Балаларның күбесен балалар йортына җибәргәннәр, кемне төрмәгә, кемнәрнедер "ГУЛАГ"ка озатканнар", - дип сөйләде. 

Ул вакытларны авырлык белән искә ала. Туганнарын эзләгән вакытта  "ГУЛАГ"та да булган ул. Аның туганнарын шунда җибәргәннәр. Әтисенә ул вакытта 10 яшь кенә булган. Аларны кырга илтеп ташлаганнар, үзләре агач кисеп йорт салганнар, дип искә алды.     

Китапханәгә килүчеләр арасында Екатерина Хлапова да бар иде. Аңа 70 яшь. Аның немец милләтеннән булган әби-бабасы репрессияләнгән, бабасын Себер якларына җибәргәннәр.

Рамия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев