Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар Россия Федерациясе флагы көнен билгеләп үттеләр (+фотолар)

Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган «Россия флагы белән яшим» бәйрәм программасы шәһәр халкын һәм кунакларны «Балерина» фонтаны янына җыйды.

Лениногорскилылар, бигрәк тә үсеп килүче буын әлеге көннең әһәмиятен аңлап, чарага җаваплы карадылар.  Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы” Указы нигезендә гамәлгә куелган.

Фонтан янындагы сәхнәдә Лениногорскиның вокал һәм бию коллективлары, үзешчән артистлары чыгыш ясады. Яшьләр үзәге брошь ясау буенча мастер-класс оештырды.

Балалар иҗаты йорты коллективы  Россия триколоры белән тасмалар таратты. “Мин Россия флагының төсләрен беләм. Флагны бәйрәм чараларында алып чыгалар. Флаг һәрвакыт биек урында тора. 9 май бәйрәмендә кечкенә форматтагы флаг тотып чыкканым да булды”, - ди 10 яшьлек Аделина. 

Алып баручылар Россия әләменең төсләрен аңлатып үттеләр. Ак төс - ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, кызыл - бөеклек һәм көч-куәт.

Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Лениногорск районындагы «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлеге малай-кызлары флешмоб үткәрде.  Район башлыгы Рәгать Хөсәенов чарага килүчеләрне сәламләде. “Россия флагы ышаныч, өмет, мәхәббәт, җиңү, бердәмлек символы. Россия - күпмилләтле халык. Үсеп килүче буын арасында патриотик юнәлешне үстерү мөһим”, - диде Рәгать Хөсәенов.

Бәйрәм барышында  Россия Федерациясе Дәүләт флагы белән яшь армиячеләрнең йөреше узды, аларга башкалар да кушылды.

Әлеге датаны авыл җирлекләрендә мәдәният йортлары, китапханәләр балалар белән билгеләп узды. Әйтик, Урдалы авылында бу көнне мәгълүмат сәгате узган. Балаларга триколорның тарихын сөйләгәннәр. Ә Карагайда исә балалар белән табигатьтә Россия флаглары рәсеме ясап, соңыннан карбыз белән сыйланганнар.

Мөһим (главное) фото: Гүзәлия Нигъмәтҗанова

Рамия Гарифуллина фотолары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев