Лениногорскилылар шахмат турнирында җиңү яулады
Лениногорск шахматчылары, җитди ярышлар һәм күңелле бәйрәм бергә үрелеп барган чара үткәрделәр. Ул берничә көн элек“Татнефть” спорткомлексы шахмат клубында узды.
Халыкара шахмат көненә багышланган блицтурнир уеннары, шәһәребездә инде күптәннән традициягә әйләнгән күренеш. Быел да Лениногорскиның шахмат сөючеләре бу көнне читләтеп үтмәделәр. Бу юлы шахмат блицтурниры унсигезенче тапкыр уйналды.
Ярышларда үз шәһәребез шахматчылары гына түгел, Казаннан , хәтта, Мәскәүдән дә шахматчылар бар иде. Билгеле, мондый, берьяктан- бик җитди, икенче яктан – тантаналы булган блицтурнир уеннарында, шахматта үзләрен инде иркен тотучы, төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып җиңү яулаган,призлы урыннарга ия булган шахматчылар катнаша.
Уеннар 9 турда, Швейцария системасы буенча узды. Казан һәм Мәскәүдән килгән уенчылар арасында, Лениногорскилылар югалып калмау гына түгел, осталарның да остараклары булуларын күрсәттеләр. Блицтурнирның гомуми нәтиҗәләре буенча, безнең Владимир Шуваткин җиңүче дип табылды. Икенче урында, шулай ук , лениногорскилы Андрей Шуваткин, ә өченче урынга Ксения Новикова чыкты.
Хатын-кызлар арасында Наталья Филимонова, үсмер кызлар арасында Варвара Фролова иң осталар булдылар.
Егетләр арасында иң көчле шахмачылар: Степан Алаев, Дмитрий Асабин, Илья Инчаков. Малайлар арасында Артем Брендюрев, Әмир Алиев, Тимур Абдуллин аерылып торды. Ә шахмат уеннарының ветераннары арасында Анатолий Пушкарев һәм Николай Анисахаровка тиңнәр табылмады.
Белешмә
Халыкара шахмат көне бөтен дөньяда 20 июльдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 1924 елда, шушы көнне нигез салынган Халыкара шахмат федерациясе — ФИДЕ карары буенча үткәрелә. ФИДЕ — төрле илләрнең милли шахмат ассоциацияләрен берләштерә торган халыкара хөкүмәтнеке булмаган спорт оешмасы , бүгенге көндә аның әгъзалары - 199 милли федерация .
Шахмат уены кагыйдәләрен, дөнья чемпионатын һәм шахмат буенча башка халыкара ярышларны уздыру шартларын билгеләү, шахматта халыкара дәрәҗәле исемнәр бирү – барсы да ФИДЕ вәкаләтендәге эшләр. Хәзерге вакытта ФИДЕ эгидасы астында яшьләр, ир-атлар, хатын-кызлар һәм өлкәннәр өчен 40 тан артык рәсми чемпионат уздырыла
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев