Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар шөпшә, бал корты чагу буенча медина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәннәр

Матур җәй көннәрендә лениногорскилылар черки тешләүгә, бал корты яки шөпшә чагу буенча көн саен диярлек медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәләр.

Тешләгәннән соң аллергик реакцияләр дә була. Бу хакта Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров сөйләде.

Лениногорск районы территориясендә гади һәм герман шөпшәсен, шулай ук гади божанны (шершень)да очратырга мөмкин. Әлеге бөҗәкләр иң файдалы булып санала, чөнки алар авыл хуҗалыгы культуралары корткычлары  белән көрәшә, әмма шул ук вакытта кешеләргә куркыныч та булуы бар. Шулай дип кисәтә үзәк район хастаханәсе һәм Роспотребнадзор белгечләре.

Шөпшәләр кешеләрдән ерак булмаган җирдә оя ясарга ярата. Бу ояларны бакчаларда, дачаларда һәм йорт яны участокларында аулаграк җирдә ясыйлар. Шөпшәләрнең  “йортларын” тәрәзә йөзлекләрендә, балконнарда, чорма башларында, кәрниз почмакларында күрергә була. Вакытында чара күрмәсәң, әлеге оялар зураеп та китәргә мөмкин. Шунлыктан айга 2 мәртәбә территорияне, йорт, бакча тирәсен тикшереп чыгарга кирәк.

Канатлы бөҗәкләр чакса, аларның агуы аллергик реакцияләр китереп чыгарга сәләтле, ди баш табиб Рим Әмиров. Шөпшә чаккан очракта иң беренче нишләргә кирәк? “Башта тешләгән урынны карарга. Анда аллергик реакция кебек кызару, шешүләр була. Әгәр берничә төр бөҗәк тешләсә, токсик реакцияләр дә, әйтик, баш авырту, косасы килү күзәтелә. Шөпшә яки бал корты чакса, кайбер кешеләрдә анафилактик шок китереп чыгара, бу иң куркынычы, тиз арада медицина ярдәме кирәк була. Әлбәттә, тизрәк “ашыгыч ярдәм”не чакырырга”, - дип аңлата Рим Әмиров.

Һөҗүм итүчеләрдән саклану өчен берничә кагыйдәне үтәргә, ди белгечләр. Өй эченә очып кермәсен дисәгез, тәрәзәләргә, ишекләргә челтәр куярга. Шулай ук элеп куя торган тозаклар да кулланырга мөмкин. Алар тозактагы алдавыч исенә керәләр һәм чыга алмыйча шунда калалар.

Икенчедән, урманга, болыннарга барганда озын җиңле, озын балаклы киемнәр кияргә, әлбәттә, баш киемен алу турында да онытмаска кирәк. Бал кортлары, шөпшәләр ят исне яратмый. Хушбуй сибенеп барсаң, яныңнан куып та җибәреп булмаячак. Урманга парфюмерия кулланмыйча барсагыз, дөресрәк булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев