Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар узган ел мошенникларга 78 миллион сумнан күбрәк акчаларын биргән

Лениногорск Эчке эшләр бүлеге хәбәр итә

Ә шушы елның гыйнвар аенда 22 мошенниклык очрагы теркәлгән, әлеге очракларда матди зыян – 12 миллион сумнан артык.

Лениногорск Эчке эшләр бүлеге мошенниклар тарафыннан узган ел кулланган 5 популяр схеманы атый.

Алар: 1. Көч структураларыннан яки банк хезмәтләреннән дип шалтырату

  1. Кәрәзле телефон элемтәсе операторыннан шалтырату
  2.  Инвестицияләү яки өстәмә акча эшләү сәбәбе белән шалтырату
  3. Интернет мәйданчыкларда ялган сатып алучы
  4. Таныш кеше яки дус кеше бәла-казада. Туган кеше авариягә очраган, акчалата ярдәм кирәк.
  • Эчке эшләр бүлеге кисәтә:
  • - үзегезнең банк картасыннан бары тик үзегез генә файдаланыгыз;
  • - шәхси мәгълүматларыгызны сорап СМС-хәбәрләр алганда, аларны рәсми чыганакка гына тапшырыгыз.
  • - Бәлагә эләккән туган турында СМС-хәбәргә ышанырга түгел, бернинди акча күчерергә кирәкми, башта аңа шалтыратыгыз яки танышлар аша элемтәгә керергә тырышыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев