Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларга 80 яшь тулгач, фиксацияләнгән түләү күләме арта

Лениногорск районында 80 яшькә җиткән 3 меңнән артык граждан яши.

Россия Социаль фондының Лениногорск районы клиент хезмәте искә төшерә: пенсионерга 80 яшь тулгач, аңа картлык буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү күләме арта.

Фиксацияләнгән түләү — дәүләт тарафыннан билгеләнә торган һәм элек түләнгән иминият взнослары суммасына бәйле гарантияләнгән өстәмә түләү. Аның күләме ел саен индексацияләнә.

2023 елда картлык буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү 7567, 33 сум тәшкил итә. Гражданга 80 яшь тулгач, ул автомат рәвештә арта. Һәм киләсе айда пенсионер яңа күләмдә пенсия ала.

Лениногорск районында 80 яшькә җиткән 3 меңнән артык граждан яши.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев