Лениногорскилыларга ягу сезонында янгын куркынычсызлыгы чаралары турында искә төшерделәр
Көз акрын гына үзен күрсәтә башлады, һава торышы салкын җилле-яңгырлы.
Бу вакытта әле җылыту системасы кабызылмаганга, шәһәр халкы өстәмә җылылык чыганакларын – электр җылыткычларын актив куллана башларга мөмкин.
Нәкъ менә салкын көннәрдә көнкүреш электр җылыту приборларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу белән бәйле янгыннар ешрак була. Йортларны һәм фатирларны җылыту өчен еш кына заводта эшләнмәгән җылыткычлар кулланалар, алар торакны саклау өчен генә түгел, ә кешеләр тормышы өчен дә җитди куркыныч тудыра.
Шул сәбәпле техноген янгыннар барлыкка килү куркынычы нык арта һәм алар еш кына кеше гаебе белән була. Җылыту приборларының дөрес эшләмәве, электр челтәренә чамадан тыш зур йөкләнеш һәм сыйфатсыз җылыткычлар куллану, торак йортларда һәм җитештерү объектларында янгыннар сәбәпчесе булып тора.
Гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү, аларны үтәү, электр җылыткычларын саклык белән куллану, мондый янгыннардан сакларга мөмкинлек бирәчәк.
Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге, электр җылыту приборларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аеруча игътибарлы карарга киңәш итә.
Электр җылыткычларын кулланганда таләп ителгән саклык чаралары гап-гади, аларны һәркем җиренә җиткереп үти ала. Мондый җылыткычларны сатып алгач та, аны куллану буенча инструкцияне җентекләп укырга, анда язылган таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.
-Һәр җылыткычның үз эш срогы бар, ул уртача 10 ел, аны билгеләнгән вакыттан артык куллану - аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Озак кулланудан алар ватылган, кителгән, чыбыклары таушалган булырга мөмкин.
-Электр үткәргечләрнең, розеткаларның, щитларның һәм җылыткычларның чыбыкларын, розеткаларын даими тикшереп торыгыз.
-Җылыткычларны вакытында ремонтлагыз, ватылган, деформацияләнгән өлешләрен алыштырыгыз;
-Өйдә ясалган яки «кулдан эшләнгән» электр җылыткычлары кулланмагыз, аларны махсус кибетләрдән сатып алыгыз;
-Электр җылыткычларын керләр киптерү өчен кулланмагыз, аларның өстенә яки терәп аяк киемнәре куймагыз.
-Мондый җылыткыч приборлар, гомумән ут-электрга бәйле нәрсәләр белән балаларга уйнарга рөхсәт итмәгез;
-Электр җылыткычын пәрдәләрдән яки җиһазлардан куркынычсыз аралыкта урнаштырыгыз;
-Җылыткычны даими рәвештә тузаннан чистартыгыз - ул да ялкынланырга мөмкин.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез, төтен чыгу яисә ут кабу очракларын күрсәгез, бу турыда кичекмәстән «101», яки «112» телефоннарыннан шалтыратып хәбәр итегез
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев