Лениногорскилыларга пенсионерлар һәм инвалидларны караган өчен өстәмә түләүләр турында аңлаттылар
Агымдагы ел башыннан алып бу түләү 1314 сум тәшкил итә.
Шулай ук ел башыннан карауга мохтаҗ кешеләргә ярдәм алуны сизелерлек җиңеләйтә торган мөһим яңалык үз көченә керде. Беренче группа инвалидларга һәм 80 яшькә җиткән гражданнарга ярдәм өчен гариза бирергә кирәкми. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өстәмә түләү хәзер пенсиянең беркетелгән өлеше составына кертеләчәк һәм ел саен пенсия белән бергә индексацияләнәчәк, димәк инфляциядән өстәмә яклауны тәэмин итәчәк. Әлеге яңалык, бюрократик киртәләрне бетереп, мохтаҗларга акча алу процессын җиңеләйтәчәк.
Моның белән бергә гражданнарның бу категорияләрен караучылар өчен кагыйдәләр саклана .2025 елдан башлап беренче группалы инвалидлар һәм 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларны карау чоры, элеккечә үк, иминият стажына исәпкә алу хокукына ия. Бу тәрбияләүче затның булачак пенсиясен формалаштыру өчен мөһим аспект. Әмма, алучылар өчен автоматик өстәмә түләүдән аермалы буларак, инвалид яисә пенсионерны караучыга , аның стажын исәпкә алу өчен элеккечә гариза бирергә һәм карау фактын расларга кирәк.
Моны карау чоры тәмамланганнан соң да,( мәсәлән, эшкә чыкканда), бер яки берничә ел үтткәннән соң да эшләргә мөмкин, мисал өчен, әгәр карау 2025 елда башланган икән, аны 2026 елда яки соңрак расларга мөмкин. Карау чорын исәпкә алу өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре Порталы аша, шулай ук шәхсән үзеңә, Татарстан Республикасы буенча СФР бүлегенең теләсә кайсы клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.
Фото «Заман сулышы»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев