Олы яшьтәге лениногорскилыларны медицина учреждениеләренә бушлай алып баралар
Лениногорск районында «Демография» илкүләм проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина учреждениеләренә бушлай илтү дәвам итә.
Әлеге проектның максаты — өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, актив яшәү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Диспансеризацияне вакытында узу — сәламәтлек белән бәйле булган проблемаларны вакытында ачыкларга һәм дәвалауны башларга ярдәм итә.
Лениногорск районында 2024 ел башыннан шәһәр һәм районның медицина оешмаларына «Исток-Башлангыч» үзәге автотранспорты белән 1014 кеше китерелгән, шулардан 774се диспансеризациягә, 166 кеше диспансер күзәтүгә алынган һәм 74 кеше скринингка җибәрелгән.
«Демография» илкүләм проекты кысаларында тагын 500дән артык өлкән яшьтәге лениногорскилыларны алып бару планлаштырыла.
Быел Татарстан Республикасы буенча якынча 57 мең гражданны хастаханә-поликлиникага алып бару планлаштырыла. Ел башыннан район хастаханәләрендә 37 мең 592 өлкән яшьтәгеләр булып киткән инде.
фото: «Исток-Башлангыч»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев