Лениногорскилыларны Рәгать Хөсәенов Белем бәйрәме белән котлый
Белем көне – һәрберебезгә якын бәйрәм. Кеше үз гомерендә нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аларга юл 1 сентябрьдә башлана.
Бу көнне барлык уку йортлары да сыйныф һәм аудиторияләрнең ишекләрен ачачак, ә Лениногорск районының 900ләп беренче сыйныф укучысы беренче тапкыр иң кызыклы китап битләрен – белем китабының битен ачачак.
Без гомер буе укыйбыз, өйрәнәбез, чөнки теләсә нинди эш, теләсә кайсы һөнәрнең нигезендә белем ята.
Бу көнне армый-талмый хезмәт куйган, һөнәри осталыклары югары булган педагогларга аерым рәхмәт сүзләре җиткерелә. Балаларыбызның укуда һәм тормышта ни дәрәҗәдә уңышлы булулары, туган ягыбызны, илебезне үстерүгә нинди өлеш кертүләре сездән тора, хөрмәтле укытучылар.
Хөрмәтле ата-аналар! Сезнең өчен яңа дулкынланулар вакыты җитә. Балаларыгызга түземле булыгыз.
Кадерле укучылар, барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм яхшы укуыгызны телим! Яңа уку елы сезгә яңа ачышлар, шәхси казанышлар һәм җиңүләр шатлыгы бүләк итсен!
Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев