Лениногорскиның 12 нче лицееында «Куркынычсызлык нигезләре һәм Ватанны яклау» уку предметы буенча «Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабы узды.
Шәһәр һәм район мәктәпләреннән биш укытучы конкурс сынауларын узды: ачык дәрес күрсәттеләр һәм мастер-класс булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны яуладылар:
- беренче урында – Димиева Эльмира (10 нчы мәктәп);
- икенче урында – Габдрахманова Рузалия (7 нче мәктәп);
- өченче урында - Павлова Виктория (Ивановка мәктәбе).
Конкурс лауреатлары: Румянцева Юлия (2 нче мәктәп) һәм Бирдина Гөлнара (11 нче гимназия). Эльмира Димиева безнең шәһәрне "Ел укытучысы" конкурсының зональ этабында тәкъдим итәчәк.
Нет комментариев