Лениногорскилыларны авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларны авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар

Бу атнада үзәк мәйданда көзге сезонның икенче авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

17 октябрьдә - шимбә көнне лениногорскилылар авыл хуҗалыгы ярминкәсенә килеп, төрледән-төрле азык-төлек сатып ала ала. Беренче көзге ярминкә әле 3 октябрьдә генә узган иде, инде менә янәдән ярминкә көтә.

Җитештерүчеләрдән,фермерлардан яшелчәләр: бәрәңге, суган, кишер сатып алырга була, итчелек белән шөгыльләнүчеләр ит продукциясе тәкъдим итәчәк.

Шулай ук сөт продукциясе безнең ярминкәләрдә һәрвакыт була торган продукция һәм ассортименты да киң. Әгәр шәхси хуҗалыкта яшисез икән, кош-корт яки мал асрыйсыз икән, бөртекле культураларны да ярминкәдән килеп алырга мөмкин.  Бал продукциясе сезне татлы тәмнәре белән сөендерәчәк.

Кыскасы, көзге байлыкның барысы да монда – авыл хуҗалыгы ярминкәсендә була. Башлана 8.00 сәгатьтә.

  • Ярминкәдә сатыла торган продукция Лениногорск ветеринария хезмәте тарафыннан тикшерү уза.

     

     

     

     


Нет комментариев