Лениногорскида 60 яшьтән өлкән 8 меңнән артык кеше яңа шөгыль тапкан
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида 60 яшьтән өлкән 8 меңнән артык кеше яңа шөгыль тапкан

Актив яшәү һәм сәламәтлекне ныгытуга омтылыш тормыш сыйфатын арттыра төшә.

Өлкән яшьтәге лениногорскилылар актив озын гомер программаларына да көннән-көн күбрәк кушыла.

«Лениногорскида 8 меңнән артык пенсионер нинди дә булса эш белән шөгыльләнә. Әмма бу — аларның гомуми санының нибары 35,4 проценты, һәм безнең бурыч — бу күрсәткечне арттыру. Олы яшьтәге кешеләр Лениногорскида булган барлык мөмкинлекләрдән файдалансын иде», — дип сөйли Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов.

Бәлки, күпләр 60 яшьтән соң да рәсем ясарга, музыка коралларында уйнарга, спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәтлекне ныгытырга өйрәнеп булганын әле белмидер. «Алтын еллар» республика проекты да шундый мөмкинлекләр тудыра.

«Өлкән яшьтәге якташларыбыз өчен булган мөмкинлекләр турында мәгълүмат бирү бик мөһим. Ике ел элек „Актив озын гомер“ программасы буенча эшли башладык. Эш өч төп юнәлештә алып барыла: сәламәтлек, ял һәм ярдәм», — дип билгеләп үтте район башлыгы.

Барлык мәгълүматны Ветераннар советыннан 885 – 595 – 2-33-42 телефоны аша яки үз микрорайоныгыздагы территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләреннән алырга мөмкин.

 

фото: ЛМР

 


Нет комментариев