Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларны талпаннар тешли

Быел талпаннар бик нык усал, диләр. Моңа язның иртә килеп, көннәрнең кызу торуы да сәбәпче бугай.

1 апрельдән 5 майга кадәр 28 лениногорскилы талпан тешләүдән зыян күргән.

28 кешенең егерме өче – 14 яшькә кадәрге балалар. Әлеге саннарны Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Әлмәт филиалы табибы Рамилә Мөхәммәдиева хәбәр итте. “Быел беренче мәртәбә талпан тешләү очрагы 10 апрельдә теркәлде. Узган ел 127 кешене талпан тешләгән, шуларның 69ы – 14 яшькә кадәрге балалар”, - ди Рамилә Мөхәммәдиева.

Ярый әле бу очракларның ахыры аянычлы түгел, ягъни  беркемгә дә талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы дигән диагноз куелмаган. “Әлеге вируслы инфекцияләр талпан тешләгәндә килеп чыгарга мөмкин. Тик бу инфекцияләр булмый дигән сүз түгел, шуңа күрә саклык чараларын онытырга ярамый. Бигрәк тә безнең шәһәр һәм район территориясен талпаннар яратты”, - дип сөйли Рамилә Мөхәммәдиева.

Вакцинация үтмәгән кешеләргә талпан кадалганнан соң, талпан энцефалитына каршы кеше иммуноглобулинны кертү өчен ашыгыч рәвештә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны дүрт көннән дә соңга калмыйча эшләргә – табиб Рамилә Мөхәммәдиева киңәше. “Талпан боррелиозыннан иммунопрофилактика эшләнмәгән”, - ди ул.

Фото: Лениногорск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев