Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларның авыруларын диспансеризация вакытында ачыклыйлар

Лениногорск поликлинасында олыларга диспансеризация үткәрү эше дәвам итә.

“Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты ярдәмендә һәркем үзенең сәламәтлеген бушлай тикшертә ала, дип хәбәр итә үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте.

Диспансеризация ике этаптан тора. Беренчесендә  профилактик медицина тикшерүе һәм скрининг тикшерүләре үткәрелә. Хроник авыру яки онкологик процесс булуда шик ачыкланган очракта, пациентны диспансеризациянең икенче этабына җибәрәләр.

Бүгенге көндә диспансеризацияне 16 мең 513 кеше узган. Икенче этапка 5 мең 562 пациент җибәрелгән.

37 лениногорскилыда онкологик авыруга шик табылып, тугызында расланган.

Район үзәк хастаханәсе һәм медсанчасть поликлиникалары шәһәр һәм район халкын онкология, йөрәк-кан тамырлары һәм башка авыруларны, шулай ук аларның үсеш куркынычын иртәрәк ачыклауга юнәлдерелгән бушлай диспансеризация узарга чакыра.

Медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткәндә паспорт һәм медицина полисын алырга онытмагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев