Лениногорскилыны автоштраф белән мошенниклар алдаган
Әледән-әле мошенниклыкның яңа төрләрен уйлап чыгаручы угрылар автоштрафларны да читләтеп үтмәгән.
Мошенниклыкның хәзергә кадәр колакка чалынмаган яңа төре барлыкка килгән. Ул юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартылуга кагылышлы.
Автомобиль бүгенгесе көндә һәрбер гаиләдә бар, кайберләрендә хәтта ике яисә берничә дә булырга мөмкин. Димәк, автоштрафлар да беркем өчен шаккатыргыч әйбер түгел. Шофёрлык тәҗрибәсе булган һәр кешенең үз гомерендә бер генә тапкыр булса да кулына штраф кәгазе тотканы бардыр. Угрылар автоштрафларның нәкъ менә шул популярлыгыннан файдаланган да, алар дәүләт автоинспекциясе исеменнән штраф түләүне таләп итеп, автомобиль хуҗаларына рәсми хатлар юллый башлаган.
Мондый хатларга алар хуҗаның паспорт мәгълүматлары, автомобиленең дәүләт номерлары язылган документ та беркетәләр.
“Кулыма ГАИ бүлегеннән килгән шундый хатны алгач, мин башта әлләни зур штраф түгел, закон белән бәхәсләшмим дип, шунда ук түләргә ниятләдем. Әмма документны тагын бер укыгач, шиккә төштем: анда язылган юлда минем беркайчан да булганым, йөргәнем булмады. Башта “Автоштрафы” кушымтасыннан үземнең штрафларны эзләп карадым, аннан инспекциядән сорап белештем. Әллә минем машинамның дәүләт номерларын кулланып, кем дә булса ялган йөртү таныклыгы ясатканмы дип тә уйладым. Штрафны түләү өчен сылтама да күрсәтелгән иде. Әмма штрафым юклыгын белгәч, ул сылтамага кагылмадым”,- дип сөйли шушындый хатны алучыларның берсе, Лениногорскида яшәүче 63 яшьлек Х.
Сылтама буенча күчүнең азагы Х. өчен бик күңелсез хәлләр белән тәмамланган булыр иде. Хокук сагында торучылар аңлатуынча, әлеге сылтама мошенникларның фишинг-сайтына алып килә һәм мошенниклар корбаннарының конфиденциаль мәгълүматларына-логиннарга һәм парольләргә керү мөмкинлеге ала.
Яисә сылтама буенча күчкән кеше телефонына шәхси мәгълүматлар һәм карталарга керү мөмкинлеген урлаучы вирус йөкли. Боларның икесе дә мошенникларга кесәләрен калынайту өчен бик кулай.
Исегездә тотыгыз, штрафлар турында белдерүче хәбәрләр рәсми каналлар аша, күпчелек “Дәүләт хезмәтләре”(Госуслуги) аша килә. Почта тартмасына салынган рәсми хатларга да игътибарлы булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев