36 яшьлек лениногорскилыны бер ел да бер айга хөкем иттеләр. Ни өчен?
Суд материалларыннан күренгәнчә, 2023 елның апрель аенда 36 яшьлек лениногорскилы үз йорты ишегалдында таныш булмаган ир-атлар белән конфликтка керә. Аларга пычак тотып, ямьсез сүзләр әйтеп, үтерү белән яный. Бәхеткә, чит ир-атлар аның яныннан вакытында китү ягын карый. Җинаять кылынмый кала.
Ләкин, моны болай гына калдырмыйлар. Ир-ат өстеннән шикаятьләр язылган була. Суд аны 8 айга ирегеннән мәхрүм итә.
Шул ук вакытта, ир-атның башка кылган җинаять өчен җәзасын үтәү вакыты чыкмаган булу сәбәпле, суд аны бер ел да бер айга ирегеннән мәхрүм итте.
Ир-атны суд залыннан ук катгый режимлы колониягә озаттылар.
Нет комментариев