Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыны җитәкче исеменнән хәбәр җибәреп, 790 мең сумга мошенниклар алдаган

Мошенникларның тагын бер алдау ысулы популярлашып китте. Алар мессенджерларга хезмәт оешмасы җитәкчесе булып хәбәр җибәрәләр.

Хәбәрдә, билгеле, җитәкче  нинди дә булса үтенеч белән мөрәҗәгать иткән була. Лениногорскида яшәүче Ф. ханым шушындый хәлгә юлыгып, 800 меңгә якын акча югалта.

Зыян күрүче хатын-кызның ватсабына, үзе эшләгән предприятиенең элеккеге директоры исеменнән хәбәр килеп төшә.

Җитәкче үзенең хәбәрендә тиздән сәламәтлек саклау министрлыгында эшләүче кеше шалтыратачагын, ханымнан ул кешенең үтенечен кире какмавын сорый. Бу хәбәр Ф.ханымда бернинди дә шик тудырмый, чөнки ватсап номеры, андагы фоторәсем дә элеккеге җитәкченеке була.

Әмма бераздан аңа икенче берәү шалтыратып, ул эшләгән предприятиенең элеккеге директоры бүгенге көндә террористлар белән бик тыгыз элемтәдә торганын, даими рәвештә алар исәбенә акча күчереп барганын әйтә. Хатын-кызга үз исәбендә булган акчаларын башка-куркынычсыз исәпкә күчереп куярга тәкъдим итә. Шулай эшләгән очракта, ул мошенниклыкны бетерүгә бик зур өлеш кертәчәген белдерә.

Бу вакытта Ф. ханымның үз исәбендә акча булмый. Әмма мошенник, сезне дә террористларга ярдәм итүдә гаепләүләре мөмкин дип куркытып, аны үз  исеменә кредит рәсмиләштерергә мәҗбүр итә. Кредитка алынган 790 мең сум акча шунда ук “куркынычсыз исәпкә”,  дөресрәге, мошенниклар кесәсенә кереп утыра.

Мошенниклар әле моның белән генә дә чикләнми. Алар Ф. ханымның исеменә янә кредит рәсмиләштерергә маташа. Бу юлы хатын-кызга банктан шалтыратып, кредит алырга теләвен раслауны сорыйлар. Ул шунда гына мошенниклар корбаны булуын аңлап ала. Ярдәм сорап эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә.

Бу очрак буенча РФ Җинаять Кодексы 159 нчы маддәсенең 3 өлеше  – мошенниклык буенча җинаять эше кузгатыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев