Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыны мошенниклар кармакка «эләктерә» алмаган

Лениногорскида яшәүче 53 яшьлек хатын-кыз уяулыгы аркасында мошенниклар тозагына эләкми калган.

Аңа билгесез номердан ир-ат шалтыратып, үзен Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырган. Шул аралыкта хатын-кызның документларны рәсмиләштереп, пенсиягә чыгарга әзерләнүе була. 

«Пенсия фонды хезмәткәре»: «Системада өзеклек булган бугай, пенсия суммасын исәпләп булмый. Эш стажыгыз юкка чыкмасын өчен, телефон номерыгызга килгән кодны әйтегез әле», диелә трубканың теге ягында.

«Башта миңа дүрт санлы, аннары алты санлы код килде. Шуннан соң ул мине кабул итүгә яздырганын, датасын һәм вакытын әйткәнен, документларны үзем белән алуымны сорады һәм без сөйләшүне тәмамладык. 5 минуттан соң миңа кабат билгесез номердан шалтырату килде. Ир-ат үзен Дмитрий дип атады. Ул куркынычсызлык хезмәтеннән булып чыкты. Аның әйтүенчә, минем аккаунттан банкларга кредит рәсмиләштерү өчен 15 гариза килгән диде. Шуннан соң, хатын-кызда шик туа, Дмитрийның сөйләшүе дә ошамый аңа. Ул сөйләшүне туктата, Дәүләт хезмәтләре порталына керергә тырыша, ләкин керә алмый», — дип сөйли соңыннан хатын-кыз Лениногорск полиция бүлегендәге оператив-эзләү төркеме хезмәткәрләренә. 

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла, тикшерү бара.

Социаль фонд сак булыгыз дип кисәтә, алар шалтыратулар ясамый.

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев