Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыны мошенниклар тозагыннан банк хезмәткәре коткарган

Банк хезмәткәре мошенниклар тозагына эләгеп үк беткән диярлек лениногорскилыны бик күп акча югалтудан коткарган.

Әлеге вакыйганың башы һәркайсы очраклардагы шикелле башланып киткән: ир-атка мошенниклар шалтыраткан. Алар үзләрен  “Татэнергосбыттан” дип таныштырган һәм акыллы счетчик урнаштырырга тәкъдим иткән. Моның өчен үзләре җибәргән сылтама буенча телефонына кушымта урнаштырырга, аннан  телефонга килгән кодны хәбәр итәргә кушканнар.

Калганы инде гадәти сценарий буенча: ир-ат яшерен кодны хәбәр итүгә, мошенниклык схемасы тулы көченә эшли башлый, азаккы нокта - лениногорскилы  ир-атның автокредит рәсмиләштерүе, аларны банкка барып акчалата алуы һәм  җинаятьчеләр әйткән исәпкә күчерү белән куелырга тиеш була.

Әмма ир кеше акча артыннан килгәч, клиентының усал ниятле кешеләргә юлыкмавын кайгырткан банк хезмәткәре бу шикле эшне үз карамагына ала. Ул мошенникларның җинаятьчел планын ачып сала,  ир-атны хәтәр адым ясаудан туктата. Ир кеше исеменә алынган автокредит шунда ук вакытыннан алда түләүгә рәсмиләштерелә. Ир-ат  финанс тоткынлыгыннан котылып кала.

Шушы көннәрдә Лениногорск полициясендә үз эшенә һәм клиентларына битараф булмаган банк хезмәткәренә рәхмәт белдереп, бүләк тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев