Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның акробат кызларына Россиянең спорт мастеры исеме бирелде

Шушы көннәрдә Лениногоск  1 нче спорт мәктәбенә Россия спорт министрлыгыннан бик сөенечле хәбәр булды. Әлеге мәктәпнең спорт акробатикасы бүлегендә шөгыльләнүче ике спортчыга, Россиянең спорт мастеры исеме бирелүе турында, спорт министрының боерыгы килде.

Россиянең спорт мастеры исеменә, регионара, республика, илкүләм дәрәҗәле ярышларда үз шәһәребез һәм районыбыз гына түгел, соңгы елларда инде Татарстан данын да яклап чыгыш ясаучы Элина Сәлахова һәм Регина Дамадаева  лаек булды. 


Лениногорскиның акробат кызлар бүгенге көндә республика җыелма командасы составында тора. Агымдагы елда гына да Воронеж шәһәрендә узган Россия Кубогында, Бөек Новгородта  булган Командалар Чемпионатында, Киров шәһәрендә үткән илнең иң көчле спорт акробатлары Чемпионатында лаеклы көрәшеп, алдынгы урыннарны яулап кайтканнар. Бәйгеләрнең соңгысында иң көчлеләр булып исәпләнгән кырык состав катнашкан һәм безнең  өч спортчыдан торган кызлар төркеме иң осталар тугызлыгына керүгә ирешкән. 


Әлеге өч кешелек төркемгә, яңа гына спорт мастеры исеме бирелгән Элина Сәлахова, бу исемгә аңардан бераз алдарак лаек булган Динара Низамиева һәм  киләчәктә, шулай ук, һичшиксез спорт мастеры булачагын зур дәрәҗәле бәйгеләрдә даими исбатлап торучы, 14 яшьлек Амалия Низамова кергән. 


Акробат кызларның берсе Элина Сәлахова спортның бу төре белән, гомуми белем бирү мәктәбенә укырга кергәч үк диярлек шөгыльләнә башлаган:
“Минем бик тә җиңел атлетика белән шөгыльләнәсем килгән иде, мәктәптә канкуллар башланыр алдыннан шуның белән кызыксынып карадым, әмма спорт мәктәбендә укулар сентябрьдә генә башлана диделәр. Күңелсезләндем, билгеле, икенче көнне гаиләбезгә туган тиешле Энҗе апа миңа акробатика турында әйтте һәм үзе үк шул бүлеккә алып килде. Беренче көннәрдә миңа ошамады акробатика, апаны үпкәләтмәс өчен генә йөрдем берничә көн. Аннары кызыксынып китүемне сизми дә калдым, хәзер инде тормышымны акробатикасыз күз алдына да китерә алмыйм,- ди Элина үзе.


Элина хәзерге көндә Лениногорск педагогия көллиятенең мәктәпкәчә тәрбия бүлегендә, өченче курста укый. Әлбәттә, һөнәри белем алу өстендә тырышып укыган, спортта да зур уңышларга ирешә алган кызның һәр көне  шул ике шөгыльгә багышланган.


“Мин кайсыбер көннәрдә колледжда укулар тәмамлануга спорт мәктәбенә йөгерәм, аннан кайткач – өй эшләрен эшлим, башка нәрсәләргә, хәтта дус кызлар белән аралашырга вакыт калмый. Әмма спорт мәктәбендә кызлар белән бик тату аралашабыз, башка шәһәрләрдә, өлкәләрдә үткән ярышларга бергә баргач- бер түбә астында яшәгән сыман, бер-беребезне беләбез, кызыксынабыз. Иң мөһиме – ярдәмләшеп яшибез.

Спортта бу бик кирәкле нәрсә, без бер-беребезнең чыгышларын күзәтеп, аларда булган җитешсезлекләр, яки  бик  уңышлы булган элементлар турында да, уртага салып сөйләшәбез,”- ди спортчы кыз үзе. 


Акробат кызлар өчен әле тагын бик тә мөһим булган нәрсә бар, ул – спорт чыгышлары өчен костюмнар.  Аларның фикеренчә, бөтен нәрсәне энә күзеннән үткәрүче спорт хөкемдарлары составын, җанатарларны канәгать калдырыйм дисәң – барсы да “ялт” итеп торырга тиеш.  Бу мәсьәләдә  алар модельерлардан ким тырышмыйлар икән, кызлар үзләренең мондый киемнәрне сайлап интернет челтәрендә аркылыга-буйга эзләнүләрен, үзләре уйлап тапкан элементларны да өстәүләрен, тренерлары Марина Мөхәммәтованың, спортта гына түгел,  бу өлкәдә дә бик яхшы киңәшләр бирүен әйтәләр. Үз тегүчеләре дә бар, тик менә костюмнар өчен үз әти-әниләре кесәсеннән түләргә туры килгән. Ә инде Татарстан җыелма командасы составына кергәч, бу мәсьәлә уңай хәл ителә башлаган.


Спорт мәктәбенең өлкән тренеры Әсхать Хәйруллин, Россиянең спорт мастеры исеменә лаек булучы Элина Сәлахова һәм Регина Дамадаеваның, акробатика осталыгы буенча күптәннән югары дәрәҗәдә булуларын әйтә: “Спортта зур уңышка ирешү өчен иң мөһим булган өч нәрсәне онытмаска кирәк: фидакарь хезмәт, остазларга булган ышаныч һәм үзең сайлаган спорт төренә мәхәббәт. Безнең кызларыбыз кечкенәдән үзләре алдына бурыч куеп аны үтәр өчен тырышлык куя белүчеләр булды, бу югары дәрәҗәле исем – аларның хезмәтенә чын бәя.

Шундый спортчыларыбыз мисалында, без киләчәктә дә спорт мәктәбе, шәһәребез горурлыгы, республикада исемнәре танылырлык акробатлар тәрбияләп үстерә алачакбыз,”- ди тренер. 


Элина Сәлахова киләчәктә дә спорттан аерылырга теләмәвен әйтә. Аның яшь спорт осталарын тәрбияләүгә өлеш кертү хыялы да бар. Колледжны тәмамлагач, спорт юнәлешендәге югары уку йортына керергә ниятли, юллары уңышлы булсын.


Исламия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев