Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 14нче балалар бакчасында «Телләр төрле - теләкләр бер» дуслык бәйрәме уздырдылар

Бердәмлек турында күзаллауны булдыру

Бердәмлек турында күзаллауны булдыру, халыклар арасындагы дуслык-туганлыкның нинди зур көчкә ия булуын, һәр милләтнең үзенә генә хас үзенчәлеге, тарихы, гореф-гадәте ,теле барлыгын аңлату максаты белән без  14 нче балалар бакчасында «Телләр төрле – теләкләр бер » дип исемләнгән чара уздырдык.

Бу чара Халыклар бердәмлеге елы һәм туган тел көне уңаеннан Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапхәнә хезмәткәрләре: Ләйсән Рахманова –Шәмсуарова, Гүзәл Падюкова, Ольга Потапова, Ольга Хөсәенова белән бергә уздырылды.

Халыкларның үзара мөнәсәбәте һәм милләтләргә килешеп яши белүе -  иң нык горурланган һәм кадерләп саклаган әйбер. Китапхәнәдән килгән кунакларыбыз төрле милләт вәкилләре (татар, рус, мордва, чуваш) булып киенеп килгән иделәр. 

Ләйсән Таһир кызы татар милләтенең ризыклары, киемнәре турында сөйләп, кызыклы уеннар уйнатты. Ә без исә балалар белән бергә “Күңелле балачак” җырын һәм “Татлы бәлеш” уеннарын кунак ашы, кара- каршы дип, аларга күрсәттек. Һәр милләт вәкилендә шулай кунакта булдык.

Рус халкының күңелле уеннарына, татар халкының милли көйләренә,чуваш халкының җырларын, мордва халкының матур киемнәренә сокланып вакыт үткәне сизелмәде дә.
“Туган тел”не бергәләп  җырлау бәйрәмебезгә матур төсмерләр өстәде. Ә бәйрәмебезнең соңгы өлешендә флешмоб белән килгән кунакларны да шаккатырдык.

Дуслык- милләтләр дуслыгы, толератлык, ихтирам һәм хөрмәт хисенең ни икәнлеген безнең бакчага йөрүче балалар кечкенәдән аңлап үсәр дип ышанып калам. Күпмилләтле шәһәребез моның белән горурланырга лаеклы. 
Мин шушы бәйрәмне оештыручы буларак үземнең хезмәттәшләремә Зөлфия Гордеева, Земфира Ганиева, зурлар төркеме тәрбиячеләренә Белова О.И, Фазлыева К.В   зур рәхмәтлемен.

 

Минзилә Могыйнова , 14нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.

фотолар: М. Могыйновадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев