Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 2 нче мәктәбендә укучылар спецназ ротасының барлыкка килү тарихы белән танышты

Лениногорскиның 2 нче мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучыларына Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре Махсус билгеләнештәге бүлекчәләр көне (День подразделения специального назначения) уңаеннан спецназ ротасы тарихы турында сөйләде.

Ул һәр елның 24 нче октябрендә билгеләп үтелә. Яшь буын спецназ роталары формалашу тарихы белән танышты. Кемнәр алар һәм нинди бурыч үтиләр? Анда кемнәрне алалар? Спецназда хезмәт итү — һөнәрме? кебек сорауларга җавап ишеттеләр. 

Очрашуда «Сугышчан туганлык» («Боевое братство») Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы җирле бүлеге җитәкчесе Артур Якупов катнашты. 

Ул укучыларга үзенең хезмәт иткән еллары, сугыш юлын ничек узуы, батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән Россия хәрбиләре турында сөйләде, яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск хакимиятенең ВКонтакте социаль челтәреннән  алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев