Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 20нче балалар бакчасы нәниләре кошлар көнендә «Аккош» печеньесы пешерде

Кошлар көне уңаеннан үткәрелгән чарада нәниләр канатлы дусларыбыз турында гына белеп калмыйча, кош рәсемле печеньелардан да авыз иттеләр, ә ул печеньены үзләре пешерде.


Шәһәребезнең 20нче балалар бакчасында хезмәткә, ризыкка хөрмәт, тирә-як мохитенә сакчыл караш тәрбияләү буенча эшләр алып барыла. 1 апрель – кошлар көне уңаеннан, бакчада милли төркем балалары өчен “Кошлар – безнең дусларыбыз”дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.

Кошлар темасына багышланган танып-белү сәгатенең иң күңелле мизгеле – алда иде, “аккош” печеньесы пешерү. Балалар алъяпкычлар киеп, кызлар башларына яулык бәйләп, малайлар аш пешерүчеләр кия торган башлык киеп, эшкә керештеләр. Әлеге эш формалары бакчаның үзендә бар икән.

“Барысы да әзерләү процессы белән мавыктылар, һәр бала камырны ясап, жәеп, печеньены аккош формасында әвәләп, татлы сибү белән бизәп тә куйдылар”, - дип сөйли тәрбияче Лилия Афандиева.

Ә печеньега кирәкле әйберләрне: он, май, йомырка, шикәр комын Лилия ханым үзе алып килгән.  “Элек безнең балалар бакчасында ризык пешерүләр була иде. Аннан бераз туктап торды, хәзер менә яңадан традицияне кире кайтардык”, - ди Лилия Маликовна. Эш урыннары, өстәлләрне жыеп, әйберләрне урыннарына куйган арада пешерүче Айсылу апалары печеньеларны духовкада пешереп тә биргән.  “Балалар пешерүче – кондитер хезмәте, аның өчен кирәкле әйберләр, эш процессы белән таныштылар. Үз куллары белән ясаган печеньелар белән бик шатланып чәй эчтеләр”, - ди тәрбияче.

Алар бакчада чәй эчәргә дә, өйләренә күчтәнәчкә дип тә печенье пешергәннәр, тәмле ризык белән әти-әниләрне дә шатландырганнардыр, нәкъ аккош төсле печенье килеп чыкканына чиксез куанганнар.

Фотолар: балалар бакчасыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев