Лениногорскиның 2нче мәктәп музее мәктәп музейлары арасында узган конкурста җиңүче булды
Лениногорск районында мәктәп музейларының «Тарих битләрен саклап» шәһәр конкурсына йомгак ясалды
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган конкурс быел май-июнь айларында оештырылган иде.
Конкурсны уздыру инициативасы Россия ДОСААФ җирле бүлегенә карый. Чара мәгариф идарәсе, Лениногорск туган якны өйрәнү музее белән берлектә, шулай ук шәһәрнең әйдәп баручы иҗтимагый оешмалары: Лениногорск ветераннар Советы, «Чик сакчылары берлеге» һәм «Сугышчан туганлык» актив ярдәме белән оештырылды.
Бәйгедә шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләреннән алты мәктәп музее катнашты: 1нче, 2нче, 5нче, 6нчы, 13 нче мәктәпләр һәм 12 нче лицей.
Конкурс комиссиясе музейларның эшен ике төп критерий буенча бәяләде: беренчесе – музейның эшчәнлеген һәм экспозицияләрен ачучы видеопрезентация (видеоролик). Икенчесе – жюри әгъзаларының экспонатлар һәм пространствоны гомуми оештыру белән танышу өчен музейга турыдан-туры барулары.
Материалларны җентекләп өйрәнгәннән һәм күчмә тикшерүләрдән соң конкурс комиссиясе җиңүчеләрне билгеләде.
Беренче урын 2нче мәктәпнең тарих музеена бирелде.
Икенче урынны Россия Герое Д. Н.Исламов исемендәге 6 нчы мәктәпнең музее алды.
Өченче урын 12нче лицейның музеенда.
Җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләү 1 сентябрьдә мәктәп линейкаларында булды, анда педагог-җитәкчеләрнең һәм мәктәп музейлары активистларының хезмәтләре билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев